😱Ауырыған — түләй алмаған. Һауыҡҡан — бурысҡа батҡан.
Әбйәлил районынан клиентыбыҙ больницанан сыҡҡас, бурыстары күбәйгән.
🏦Банктар шунда уҡ угрожать итә башлаған — шылтыратыуҙар, ҡурҡытыуҙар.
Ул көтөп тормаған — беҙгә мөрәжәғәт иткән.
Әгәр бурыстар йыйыла икән — өндәшмәй тормa.
📞 8 (937) 837-64-22 (Артур Камилевич)
🌐 Аноним мөрәжәғәт: udalidolg.ru 💻
Өфөлә центрҙа урынлашҡан юридик фирмаға юрист һәм помощник юриста кәрәк. Пятидневка. Можно без опыта, булһа приветствуется. Башҡорт йәки татар телен белеү мотлаҡ. Белешмә өсөн телефон 89373652714
Теләк
Күңелемнән бүгенге иртәне бүләк иткән Раббема иксез-чиксез рәхмәтләремне белдереп, көн саен кабатлана торган күңелле мәшәкатьләр белән көнемне башлап җибәрдем.
Беркадәр вакыттан, хәл белергә, улым шалтырата. Шуннан өстәп куя:
‒ Әни мәчеттә ике егет эш белән булыша. Өйлә алдыннан, сиңа килеп, чәй эчеп китсәләр, ничек булыр икән.
‒ Килсеннәр.
Егетләр дигәне аның дуслары үзе кебек хәзрәтләр. Бер-берсенә Аллаһ ризалыгы өчен кул алмаш күрше Туймазы районнан килеп ярдәмләшеп йөриләр. Савап булып барсын. Авыл күрке – мәчет, мәчет күрке – халык.
Яхшы ният ‒ эш башы. Өйләгә кадәр вакыт кысылып бара. Эш кешесен камыр –комыр, коймак мазар белән генә алдаштырып булмас. Аш ашатасым килә. Суыткычтагы туң ит тиз генә эремәс. Вак бәлешкә дип туралган үпкә, бавыр, бүтәкә ише вак- төякне мул гына шулпага салып җибәрдем. Ул кайнап чыгуга, турап кишер, кабак, бәрәңге өстәдем. Туңдыргыч тартмасында боталып йөргән борчакның да кирәге чыкты. Бакчадан җыеп алып кергән яшел тәмлеткечләр шулпамны ачыккан кешенең телен йотарлык дәрәҗәгә җиткерсә дә телен йотучы булмады..
Ит салып, пешерсәм дә өлгертәсе булганмын, намазларын мәчеттә укып, кунакларым өйләдән соң гына килделәр. Иманлы кешенең йөзендә нур уйный. Мөселманча күркәм генә исәнләшкәннән соң, хәл-әхвәлләрнең әлхәмдүлилләһи булуына бер-беребез өчен чын күңелдән сөенештек.
Алар яшькә улымнан чак кына өлкәнрәк, шуңа, үзебез генә булганда, якын итеп, я апаем дип, я исемнәре белән эндәшәм. Өстәл артына утыртып, аш бүлгәч:
‒ Зирәк, синеке зурысы кыз бит әле?Ничәнчене тәмамлады инде.
‒ Кыз. Тугызынчыны.
‒ Мәктәпкә хезмәт лагерына йөриме?
‒ Юк, йөретмим мин аны анда.
‒ Нишләп?
‒ Анда кызлар, малайлар бергә йөри. Тусовать иттерергә мени?
‒ Әстәгыйфруллаһ,Зирәк, бигрәк булыр-булмас сүз сөйлисең. Ул чагында Кандра мәдрәсәсенә йөрет.
‒ Юк, юк,юк! Анда камералар. Аны камерадан кем тели, шул рәхәтләнеп карый. Ул бик чибәр, ‒ дип, мине шак катырып, әңгәмәдәшем кызының матурлыгын кул хәрәкәтләре, төрле мимикалар белән күрсәтеп, күзләрендә шайтан уйната-уйната, сөйләргә кереште. Миңа бу күренеш бик мәзәк тоелды. Мин ярым шаярып, ярым чынлап дигәндәй:
‒ Алайса, җиткән кыз булган икән. Сорасалар, кияүгә бирәсеңме?
‒ Бирәм.
‒ Ул наркоман, я алкаш булса?
Әти кеше аптырап калыр дигән идем. Эчендә җаны булмаган кешедәй битарафлык күрсәтеп, алдындагы үләнле чәйне өреп эчә-эчә:
‒ Наркоман булса ‒ ярый. Мөселман алкаш булмый .
‒ Яшь чакта үзебез нинди идек? Хәзер акыл утырды, ‒ дип кысылуны кирәк тапты Наил мулла.
Зирәккә аның шушы сүзе җитә калды.
‒ Намаз укыса, бирәм.
Әти хәрәкәтләр белән тасвирлаганда күз алдымда ту ган әкияттәге сымак кашыкка салып йотып куярлык матур кыз образы әкрен генә менә-менә өзелеп төшәм дигән сусыл кызыл алмага әверелде. Өзеп алып ашамасаң ‒ ул, бик тиздән череп, бозылып әрәм булачак. Сәер чагыштыру.
Безне генә тыңлап, авызына су уртлап утырмасын дип, уйларымнан бүленеп, яңа танышыма эндәштем.
‒ Наил, синдә кызлар бармы. Зирәк кебек тизрәк кемгә кияүгә бирим, кайчан бирәм дип баш катырмыйсыңмы?
‒ Борчыласы юк, баштан үтте инде андый хәлләр.
‒ Яшерен булмаса , безгә сөйләп ишеттер.
‒ Нәрсәсен яшерәсең инде. Борыны кипмәгән үзсүзле бер малай. Әрсезлеген әйтеп тә тормыйм. Койма коярга җыенсам ‒ шөреп боргычын, печән чабыйм дисәм ‒ чалгысын тотып килә дә җитә. Көрт көрәсәм дә, ачуыма тиеп, аяк астында урала. Күзне дә ачырмый. Хәзрәт, кызыңны миңа бир ди дә килә. Имеш дипломы бар, эше бар. Кызның диплом аласы бар. Авызыма сыймас телем белән намаз укырга өйрәнсәң, бирермен дип ычкындырдым. Үзем читтән күзәтеп йөрим. Үзсүзле, үҗәт булып чыкты. Мәчеткә йөри башлады. Ай дигәндә намазга басты. Намазга басу белән, хәзрәт, күреп торасың, намаз укыйм, миңа кызыңны бир, дип, тагы килгән. Рамазан айлары узсын, ураза тот, аннан карарбыз димен. Монысы бик җиңел бирелде. Кыз да уразада. Бергәләп ураза тоттылар. Хәзрәт, ураза тоттым, ураза тотсаң, кызымны бирәм дигән вәгъдәң бар, ди бу. Үземчә нык торам. Вәгъдә бирмәдем, мин сиңа, карарбыз гына дидем дим. Ул:
‒ Кара соң.
‒ Карыйм. Печтерелгәнсеңме соң?
‒ Бер карамаган нәрсәң калган иде.
‒ Менә шул, кызымны аласың килсә, сөннәтле булырга туры килә.
Буласы кияү, кешеләргә сиздермәс өчен, биш-җиде минутлык операциянең наркозы куркыныч булмавын белә торып, лицензиясе булмаган клиникада эшләткән. Инфексия кереп, ике айдан артык төзәлмичә йөрде. Шулай итеп, никах укырга туры килде. Матур гына яшәп яталар.
Балаларының бәхетле пар булуын Наилнең балкыган йөзеннән укыдым.
Нигәдер бөтенләй таныш булмаган Зирәкнең кызы турында туктаусыз уйлап йөрим. Башка уй кереп ояласа, куып чыгарам димә инде син аны. Шулардан арыныр өчен, икенче көнне, юк йомышны бар итеп, кибеткә барырга, юл уңаеннан мәчетне урап кайтырганиятләдем. Гөлләргә су сибәрмен, мәчет намазы укырмын, тегеләрнең ни кыйраттканнарын да карармын.
Мәчет капкасы төбендә таныш номерлы кара төстәге машинаны күргәч аптырап киттем. Ихатасына кергәч, күтәрмә кырыена мәрмәр ябыштырып йөргән Зирәк, эшеннән бүленмичә, ачык чырай белән ягымлы гына елмаеп күреште.
‒ Эшегезне кичә бетергәнсездер дип уйлаган идем.
‒ Кичә без каридорның чебен керә торган урыннарын ныгыттык. Чебен кермәсенгә, дәфнә яфрагын уып куйгаң да исен яратмыйлар. Кер юа торган порошокны савытларга салып куйсаң да качышып бетәләр. Бүген үзем генә, мәрмәр беркетәм, бик тырышып эшләсәм, караңгы төшкәнче ябыштырып бетерәм.
‒ Ашыгып эшләмә. Сезнең авылда кулыннан эш килә торган, акыллы егетләр юкмыни?
‒ Бар.
‒ Нигә шуларның күңелеңә ошаганын, кызыңа да ошардаен үзең белән алып килмәдең?
‒ Үзем дә өлгерәм. Кыз монда при чем?
‒ Наркоманга бирәм, алкашка бирәм, дип торасың. Әстәгфируллаһ, Аллаһының “Амин” дигән чагына туры килмәсен. Тәүбә диген. Теләк ул тели бесәң генә теләк, тели белмәсәң ‒ имгәк. Бер хәерче бөтен тишек-тошыкларым бетсен дип теләгән, ди. Тәнендәге бөтен тишек-тошыклары беткән, ди. Ашарга ‒ авызы, суларга ‒ борыны беткән ди. Йомыш йомышлый торган тишекләре дә калмаган. Теләкне тели белеп, ихлас күңелдән теләргә кирәк.
Син кызыңа тәмле генә берәр нәрсә пешереп куярга кушар идең. Кайткач, күмәкләп чәй эчәр идегез. Рәтен табып, икенче көнгә ихатаңда эш әзерләп, ярдәмгә чакырыр идең. Аяк астыңда күбрәк чуалса, кызыңны шуңа бирерү нияте туар иде. Аллаһыдан яхшы кияү бир, кызым бәхетле булсын дип сора. Аллаһы Тәгалә: “Сорагыз, бирермен”, ‒ дигән. Иншаллаһ, мәчет юлында изге эшләп йөргән кешенең теләге кабул булыр. Адәм баласы бу дөньяга бер-берсенә сөенеч һәм шатлык бүләк итәр өчен яратылган. Шулай булгач, бәхетле булырга теләсәк, үзебез дә башкаларга бәхет бүләк итә белик. Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт итүнең асыл максаты да бер-береңә эчкерсез яхшылык эшләүгә нигезләнгән.
Зирәк сөйләгәннәремне эшен эшли-эшли тыңлап торды. Эчемне тырнаган фикерләрне бушаткач, җаныма рәхәт булып калды. Мәчеткә кереп киттем.
Зирәк тел төбемне аңлаган бугай. Кайтырга чыккач, эшнең вакытлыча өзелгәнлеген. Капка кырындагы машина юк иде. Хәерлегә булсын.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк.
Июнь 2025
Сания Шарипова
ӘЙБӘТ ЕЛАН
Әтисе белән әнисе аерылышканда, Нәсимә җитеп килгән кыз иде. Зурлар бер-берсен ишетми, юл куймыйча, нәрсә бүлгәннәрдер, бертуктасыз кызып-кызып талаштылар. Кая анда бер-берен гафу итү, нервылары беркән, менә-менә шартларга тордылар. Шул хәлләргә түзә алмаган кыз, әти-әни контроле булмаганлыктан, ялгышлык белән авырга узды. Кыйналасы килгән дуңгыз татар авылына бара. Сайланып торыр чак түгел, булчак иренең холыксызрак икәнен белә торып, тизрәк кияүгә чыгу чарасын күрде. Аңардан, якты дөньяны күрергә ашыгып, берьюлы ике нәни кызлар туды. Гаилә бизәге булган балалар иренең холкына тамчы да йогынты ясамады. Бу кеше белән табышысы да бүлешәсе дә юк. Әллә язмыш кушты, шулай килеп чыкты инде. Илгизнең йөрүе ‒йөрү, эчүе ‒ эчү, ахыры Нәсимәне тукмау белән тәмамланды. Яшь кәләш яңагына чабып җибәрүләренә, эченә типкәләүләренә түзәлгән кадәр түзде. Чираттагы эчеп кайтып котыруында ире, авызына сугып, тешләрен сындыргач, түземлеге бетте. Авызындагы тозлы канны ашлы су чиләгенә төкерде дә, күп-күнгәк булган йөзе белән көзгегә карады, тукмалудан кара янган күкрәге белән кызларын имезеп алды. Аннары чарасызлыктан әнисенең бәләкәй генә бер бүлмәле квартирасына кайтып сыендылар.
Барыр урыны булмаган Нәсимәләрне, тиеннәргә генә эшләп йөргән, очын очка көчкә ялгап яшәгән әнисе теләми генә кабул итте. Үзен бар яклап та гаепле тойган яшь хатын өйдәге эшләрне йөзеп эшләде: ашарга пешерде, юды, җыйды, тазартты. Буш вакыт тапканда, авыру атасының хәлен белергә барып йөрде.
Әтисе өеннән чыгып йөрми, бик бирешкән, бәләкәй бала хөкемендә калган, көннән-көн бетеренә бара. Аңа тәрбия кирәк. Әнисе кызының анда йөргәненә һич риза түгел, ачуы чыгып, теле белән кызына шайтан таягы чәнечкеседәй казала. Ялгызы интегеп үлсен. Кайчадыр балаларының атасы булган кеше берәүгә дә кирәкмәгәнлеген тоеп, ялгызлыкның нинди ачы икәнен татырга тиеш дип карый.
‒ Син, кызым, син ‒ елан! Юкка күкрәгемдә җылытып яткырганмын. Катсын, нәрсә диеп, тотасың да шуның кырына чабасың. Яңадан шунда барсаң, кайтып йөрмә, ‒ дип, каян чыккандыр андый көчле каты тавыш, тамагын ярып кычкырды.
Нәсимә эчендә җаны булган тере кешене ‒ әтисен язмыш кочагына ташлый алмый иде. Әнисенә эндәшми генә, хәл белешеп йөрүен дәвам итте. Әтисе аңы дөрес чагында, комага китәр алдыннан кылдай нечкә күңелен җылытып торучы кызына:
‒ Нәсимә, бу квартира сиңа, ‒ дип, документлары артыннан йөрергә кушты.
Кызы, сүзсез генә елмаеп, рәхмәт йөзеннән аның тиресе генә тотып торган калтыраган ябык кулларын сыпырды. Квартиралы булу ‒ Нәсимә өчен күптән хыялланган тормышка ашмас хыял иде. Ул кызлары белән бирегә ике бүлмәле хрущевкага күчеп килде.
Әтисе, зиһенен югалтып, ярты ел авырып ятты.
Әтисен җирләгәч, квартираны кызларына һәм үзенә приватизация эшләде. Тормышта Нәсимәнең бәхетле мизгелләре башланды. Вакыт беркем алдында да исәп-хисап бирми торган көннәре белән алга йөгерде.
Тормыш юлында Тахир очрагач, язмыш аңа тагын елмайды. Яшь үзбәкнең санаулы минутлар эчендә суы тамып торган кранны төзәтеп, үзенә карап, елмаеп торуын күргәч, суыктан җылы өйгә кергән кардай эреде дә китте. Нәсимә өчен барыбер иде, үзенә ‒ утыз алты, кызларына ‒ унсигез. Тахир тормышының мәгънәсенә әверелде. Аңардан килгән ирләр исе, тумыштан сөрмәле кара күзләре, үзенә хас ни русча, ни татарча булмаган сөйләме ‒ барысы тансык иде. Кызларының берсе ‒ Динәсе кияүдә, аның өчен борчыласы юк. Икенчесе янындагысы ‒ Зинәсе йортка кергән үзбәккә, үги әтигә алай каты бәрелмәде, әллә ни исе китми йөри бирде.
Дәүләт тугач, сабыр кызның холкы әтисенеке сыман бернинди рамкаларга да сыймас булып, өйдәгеләргә күрсәтергә тотынды. Хатын улын өлкәнәеп тадыруга карамастан, бала нык бәдәнле, сәламәт, яраттырып, үзенә тартып тора торган сөйкемле малай иде. Нәсимәнең шатлыгы эченә сыймый, йөзенә һәм теленә бәреп чыгып, нур чәчте. Зинә әнисенең бәхетен башта читтән генә күзәтте. Аннан төрлечә көнләшә башлап, ни кыйланганын белмәскә әйләнде. Кеше күрмәгәндә, энесен авыртырып чеметкәләп тә ала. Тыныч кына яткан баланы елатырга да күп сорамый. Әнисенең төрлечә көйләү-чөйләүләрен ишетергә дә теләмәде.
‒ Нәрсә булса Дәүләткә дә, Дәүләткә. Хан баласы диярсең. Ә миңа кая? ‒дип, киреләнүен дәвам итте Зинә, ‒ мин дә кеше, мин дә бу гаиләнең члены!
‒ Зинә зур һәм акыллы, бәләкәй бала игътибарны күп сорый. Бу мин сине яратмыйм, я әзрәк яратам дигән сүз түгел, ‒ дип, әнисе юатмакчы була.
‒ Мин сиңа кирәкмим инде! ‒ дип, авызын турсайта кызы. ‒ Синең хәзер уеңда Тахир дә Дәүләт кенә инде! Син беркайчан да безнең әтиебез Илгизне дә, Динә белән безне дә яратмадың. Нәнәй “кыз ‒ елан” дип дөрес әйтә, “кыз ‒ елан” гына түгел, “елан ‒ әни” ‒ син!
‒ Мин сиңа үземдә булган бар нәрсәне дә бирергә тырышам. Я әйт, нәрсә җитми сиңа?
Нәсимә кызының йөрәккә ук булып кадалырлык, авыр сүзләр әйтүен аңлый алмады. Бу кыланыш, оҗмах ‒ аналар аяк астында дип уйлаган Тахирның да башына барып җитмәде.
‒Бөтен нәрсә дә җитми! ‒ дип, истерикага бирелеп кычкырырга тотынды Зинә. ‒ Безнең бернәрсәбез дә юк, без хәерчеләр, ә син бала табасың! Нәрсә диеп таптың аны? Үлгән булса, әйбәтрәк булыр иде!
‒ Нәрсә сөйләгәнеңне колагың ишетсен, ‒ диде, түземлеге тәмам беткән Нәсимә.
‒ Ишетәм! Бик әйбәт ишетәм! Ул ‒ артык кашык! Тумаса, я тугач та үлсә ‒ әйбәт булыр иде! Әйе, Тахирың да ‒ артык авыз, тапканыннан күбрәк соса. Синең кебек кортканы ярата дип беләсеңме? Синең ишеләр аңарда йөзләгән. Үзбәкстанында хатыны бар. Син йөрисең кырында ешынып, караганга ‒ күңел болгана!
‒ Күңелең болганса, нигә карыйсың, карама! ‒ диде Нәсимә, яшь белән мөлдерәмә күзләрен елап җибәрүдән чак тыеп.
‒ Карамам! Чыгып китәм мин! ‒ ишекне шакылдатып ябып, әйберләрен сумкага тутыра башлады.
‒ Кайда яшәмәкчесең? Кем көтеп тора сине? ‒ дип, бераз сүрелә төшкән әни кызы белән аңлашырга теләп.
‒ Егетем, ‒дип кырт кисте Зинә. ‒ Бар чык минем бүлмәдән, сиңа карарга җирәнәм!
Нәсимәнең бик кычкырып елыйсы килсә дә түзде, Дәүләтен куркытудан курыкты. Баласының сөт исе аңкып торган киеме белән үзенең йөзен каплап, тавышсыз гына балавыз сыкты.
Зинә булмаган егете кырына түгел, дәү әнисе кырына күчеп китте.
Берничә көннән чакырылмаган кунак ‒ майламаган коймак кире килеп, әнисенә квартирадан үз өлешен бүлеп алырга теләвен әйтте.
‒ Үз өлешең? Нинди хокугың бар синең бу квартирага?‒ дип гаҗәпләнде, үзсүзле кызына карап шаккаткан Нәсимә.
‒ Өчтән бер өлеш ‒ минеке! Миңа нәнәм барсын да аңлатты! Мин ипотека алдым, хәзер миңа акча кирәк. Хәзер үк бир, юкса Дәүләтеңә калдырачаксың.
‒ Минем квартирага синең бернинди дә хокукың юк. Аны миңа әтием калдырды, мин аны гомеренең ахырына кадәр тәрбияләдем.
‒ Хокукым бар! Өчтән бер өлеше миңа яздырылган. Акча бирергә риза булмасаң, риелторларга сатам, алар үземә тиеш бүлмәгә кеше кертәчәкләр. Әллә ничә үзбәк бергә җыелып кереп торыр. Син аларны бик яратасың, шулай бит!
Нәсимәгә әхирәте кызының янаулары дөрес булуын, теләсә чыннан да шулай эшли алуын төшендерде.
‒ Син аңа, өлешеңне мин үлгәч алырсың, Дәүләтнең үзенә өлеш таләп итә алмавын аңлат. Ничек тә аңлашып, килешергә кирәк бу очракта. Юкса очына чыгарга охшмагансыз, ‒ дигән киңәш ишетте.
Зинә килешергә теләмәде.
‒ Яхшы, кызым, квартираны сат! ‒ Нәсимә, көтмәгәндә, катгый карарга килде. ‒ Мин бармакка бармак та сукмыйм. Барлык мәшәкатьләрне үз өстеңә ал, сат. Гаделлек бар ул, минем әтием күктән синең ниләр майтарганыңны күзәтеп торыр, бу квартира сатыла торган түгел! Моңа аның ризалыгы юк!
‒ Ярый, карарбыз! ‒ Зинә, әллә кайчан үлгән, тузга язмаган күктәге җаннарга ышанмады.
‒ Син түгел, кызың ‒ елан, ‒ дип сүз кыстырды Тахир, үзләре генә калгач. Аңлап тора, безгә аның өлешеннән башка яшәр урын юклыгын, ипотека алырга мөмкинлегебез юк. Безгә бирмиләр...
‒ Минем кызым турында башкача алай әйтмә, ‒ дип, әйтереп бетермичә бүлдерде, канатларын чәеп, чебиләрен карчыгадан саклаган коштай, Зинәсен яклап, Нәсимә. ‒ Барыбызның да барлыкта яшисе килә. Кеше бәхетеннән көнләшмибез. Тормышта язмыш бүләкләрне сирәк бирә. Миндә алар күп ‒ өчәү: квартира, син һәм Дәүләт. Кызымныкы әлегә берәү дә юк.
‒ Бигрәк киң күңелле дә инде син Нәсимә, ‒ дип, башын чайкады чарасыз калган ир кисәге. ‒ Бөтенесен гафу итәсең, бөтенесенең хәленә керәсең...
‒ Нәрсә син матурым, мин кыз ‒ елан, мин елан ‒ әни, ‒ дип, көлгәндәй итте бер бөртек җылы сүзгә каефе күтәрелгән Нәсимә.
‒ Ну елан, тешләшми торган елан. Нинди була әле ул?
‒ Кәлтә еланымыни? Тузбаш микәнни?
Үзбәк андый еланнарны каян белсен. Әнә бит чакмый торган дия дә белми, матур итеп, тешләшми торган ди.
‒ Ну елан инде.Теше дә юк, үпкәләми дә.Үзен таптап та китәләр. Ул фәрештә кебек барсын да саклап йөртә. Өйгә ияләшсә, аңа тияргә ярамый... Әйбәт елан, ‒ Тахир урыныннан торып, хатынына өстәлдәге юылмаган савыт-сабаларны җыештырырга булыша башлады.
‒ Яшибез, ‒ дип, сөйгәненә карап елмайды хатын. Ул Тахирының җылынырына түбә кирәккәнгә, сыенырга башка семья эзләвен белми иде.
Көннәр, айлар үтте, ә квартира сатылмады.
Әтиләре тирәннән йолдызлар төпкеленнән әкиятләрдәге Ак еландай киң күңелле, изге җанлы Нәсимәсен иркәләп елмайды. Ул кызына тәкъдир тарафыннан бирелгән өч бүләкнең дә саклануын теләде. Барсы да аныңча килеп чыкты.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
октябрь, 2023
Барыгызга ла зур Салям!Куптан язганым юк ине богон язырга дартланеп киттеп. Узем менан булган халдарзен берехен язып утайем але....кайза гына йорога тура килмане ,кемде гена осратырга тура килмане амма хар вакыт Аллах юк,тамук юк,ожмах та юк тиалар ине. Ул вакыттарза дин нима иканен да белманем,амма хар вакыт тойа инем Аллахтын барлыгын,ярзам итеуен,ауыр сактарзыла енел итеп сыгара ине.
Йаш сак, кыззарга эйареп куразасега барзым. Ипташ кыз куразасега инеп китте,мин унан хун инам тип котоп торам,бер вакыт ипташ кыз килеп сыктыла,инанме тип хорай мин автомат шикелле юк анда нима карайым тием,теге кыззын куззаре зурайып китте,мин уга нима булды шулай аптырап киттен тихам,ул ней куразасе хине инмай тине мин ышанмай сыгып хорап торам тей.уны фирешталаре индермай тип айткан.былай за икеланеп тора инем ингем килмай юк инам тип уземде кослап настраивать итеп тора инем теге кыз сыгып инанме тиганга юк тип инманем.
Егерме бер йаштар самахы ине тагы бер ипташ кыз менан куразасега барзык. Ин тауза ул индела илап килеп сыкты тормошон ауыр тип айттелар тип.бар хинда ин тине мин ипташ кыззан хорашып алдымда ниндай катын ултырганын(мосолман катыны булган) мосолман булгас инайем балки алдамас тип кызыкхынып инеп киттем. Инхам ысынлапта матур итеп кейенган мосолман катыны ултыра мина яман карап.нима килден хин бит ышанмайын беззга тей мин ней айе ,ышанмайым ,мина просто кызык тинем..карт халды китаптан карап укый яуабын,мин алйот кеуек карап ултырам.бер заман был катын мина куразаселарга хина йорога ярамай тине, мин озак уйлап торманым нимага тип хорай куйзым.озак уйланып ултырзыла хинен кеуек кешелар бик хирак хине фирешталар хаклай хине Аллах узе хаклай тине,мин йылмайзымда хар мосолманды Аллах узе хаклай рахмат тинемда сыгып киттем.уз гумеремда бер куразасега ла ышнманым тип айтер инем шул мосолман катыны гына ысын дорос айтте Аллах хаклай тип.куп кешелар хизмай эштарена аурап,акса табам тиеп,мин аллага шокор Алламдын хар бер ярзамын курам хизам.
Ауылда йашагас уборный тышта бит инде, ураза вакыты тон уртахында тамле йоконан уянып сыгып киттем, эшемде эш иттемда инеп барам кук яктырып китте был нима икан алла НЛО тип мауыгып карап торам узем якшылап карай алмайым хул куззан йаштар тубырлап ага,булган донья яктырып китте,шундый матур ине,кунелга шундай рахат ине,15йылдан хун белдем казер тоно булганын..
Аллахтан бирелган могжизаларзен берехе..
3 йыл самахы элек ипташем яман эскан вакыты а минен гарапса корьан укып оранган вакыт ине... Бына шулай бер тон корьан укып маташып ултырам ,ипташем исерек кайтканда ишекте аса алмай кангыра ,мин корьандан айырыла алмай ултырам...ишек добор-шатыр кила узе ас тип кыскыра,корьанде халдымда киттем ишек асырга биклаган булганмын ахыры тип. Барзым ишек асык бикланмаган,ишекте эттемда нима ишек шакыйын ишек бикле тугел бит тихам ,юк кемдер ишекте тота мине индермай тей. Мин тошондом нима булганын ипташема ондашманем.. Корьан укыганда фирешталар Тулы ой була аяк менанда басырлык урын булмай тей торгайнылар, бына шулай корьан тынларга килган фирешталар шайтанлы ипташемде индермай торгандар(шайтанлы була эскан кеше).хаталарым булха гафу итегез нык исбат итмагез башкортса шрифт юк.
Бәхет кояшым
Бу вакыйганы миңа якташ танышым бәян итте. “Сания апа, сез кеше башыннан үткән хәлләрне тыңлыйсыз һәм шуларга нигезләнеп, хикәяләр тудырасыз дип ишеттем. Минем үткәннәрем турында да языгыз әле. Бәлки кемгәдер файдасы тиеп куяр. Минем тырмага басмаслар”, ‒ дип үтенде. Кәгазьгә төшерергә вәгъдә бирмәсәм дә, сөйләгәннәрен бүлдермичә тыңладым. Әллә ни үзгәреш кертмичә, ничек бар, шулай итеп, сөйләүче мин дип сөйләгәч, беренче заттан, геройга исем кушмыйча язарга уйладым.
Мин авылда үстем. Әти кирпеч заводында эретеп ябыштыручы, әни кладовщик булып эшләде. Колхоз таралгач, авылда башка кулга тотып эшләрдәй юньле эше дә юк иде. Алар каядыр чыгып китәргә кызыкмады, үз өебез бар, ихатада мал- туар асрап, бакча карап, энем белән икебезне үстерделәр. Читтән караганда, тату тыныч гаилә булып күрендек. Әти безне тәрбияләүгә әллә ни игътибар бирмәде, кирәксә-кирәкмәсә гаеп табып, мыгырданырга яратты, шуңа без аңардан куркып үстек. Аның акырып эндәшүеннән җиләгән, эштән арыган әнинең йөзенә юньләтләп елмаю кунмады да диярлек. Мәктәпне тәмамлау белән, Бөре шәһәренә китеп, конкурс бик зур булмаганлыктан, технологлыкка укырга кердем.
Тулай торакка яшәргә урнашып, үземне зурлар рәтенә куеп, үзем теләгәнчә, яшәүне хуп күрдем. Өйрәтүче, катышучы юк, бәйдән ычкынган көчектәй, уйнаклап тик йөрим. Ирекле яшәүнең рәхәтлекләре ‒ беренче курсны бетергәндә, тәмәке көйрәтергә, шәраб эчәргә, егетләр белән үбешергә өйрәндем. Оятмы, оят Мәскәүдә кыйбат, бездә бесплат дип типтердем. Үземне бик текә тоттым, бөтен егетләр миңа кызыгып карады. Хәзерге күзлегем бу чорны бөтенләй икенче төрле күрсәтә. Чынында исә, миңа дигән кияүләр я үзем ише бала-чага, я иртә өлгергән яшүсмерләр икән. Нәтиҗәдә, икенче курс башында озатып йөргән берәүдән авырга уздым. Егетем, әти буласын сизгәч, суда эрегән тоз сымак, тормышымнан чыгып югалды.
Куркуымнан коелып төштем. Ялгыш кынадыр. Нигәдер, корсагым үсмичә, эчемдәге яралгым юкка чыгардай тоелды. Тулай торактагы иптәш кызлар, хәлемә кереп, төрле киңәшләр бирделәр, нинди дару төймәләре ашап, аңардан котылу юлларын өйрәттеләр. Акылым җитеп, аларны тыңларга ашыкмадым. Өйгә, киңәшкә кайтып, хәлне аңлаткач, гомеремдә беренче тапкыр әни миңа кул күтәрде: “Безгә шул фәхишәләр генә җитмәгән иде”, ‒ дип, дөнья яңгыратып, кычкырып, чатнатып, яңагыма чабып җибәрде. Аңарга әти дә килеп кушылды. Килеп туган коточкыч хәлне энәсеннән җебенә хәтле сөйләп тормыйм. Кыскасы гаиләне оятка калдырган өчен, күзгә - башка чалынмаска кушып, өйдән куып дигәндәй чыгарып җибәрделәр.
Бөрегә килгәч, хатын-кызлар консультациясенә юл тотудан башка чарам калмады. Документларым да юк иде. Тизрәк бу авыр йөктән котылу турында уйладым. Чират көтеп утырганда, табиб кабинетыннан чыккан аристократларча мода белән киенгән эшләпәле хатынга игътибарымны юнәлттем. Ул, диварга сөялеп, тавышсыз гына елый иде. Әлегә кадәр төшенмим, нигәдер, язмыш шулай куштымы, олы кешенең тик томалга балавыз сыгуы сәер тоелдымы, юатырга теләгән кызы сымак аның кырына барып сыендым. Кояш апа (исеме шулай икән), түгелеп-түгелеп, миңа (бер балага) эчен ашаган сызлавын бушатып ташлады.
Апага утыз сигез яшь, ире биш яшькә өлкәнрәк икән. Аңарда ‒ анамнезе.Икенче төрле әйтсәк, студент чактагы аборттан соң, баласын таба алмый. Менә сигезенче авыры, бала яралгысы тагы төшкән. Врачлар нишләргә белми кул селти, мондый вакыйгалардан соң иренең дә йөзе ачылмый.
Аңы ничек юатырга белмичә, сыенган килеш басып тора бирдем. Әпә кебек эндәшми тормас өчен, дулкынланып, үземнең проблеманы сөйләдем. Кояш апа елаудан туктагач, кайгысын оныткандай, миңа кызганып карап, ике генә сүз әйтте:
‒ Тукта, кызыкай.
Бераз уйланып торгач, адресымны сорап язып алды, берничә көннән очрашырга вәгъдә бирде, шуңа кадәр ашыкмый торырга кушты.
Өч көн үтмәде, дәрескә барырга чыгуыма, тулай торак каршысына “пятьнашка” машинасында ире белән килеп туктадылар. Карап торышка матур киенгән, бер-берсен тулыландырган бу пар эшлекле кешеләргә охшап тора иде. Машинага утыртып, техникумга кадәр илткәндә, борылырга урын калдырмыйча, баламны табарга кирәклеген, тугач, үзләренә алырга теләүләрен әйттеләр. Документлар артыннан йөрүне өсләренә алачаклар. Авырлы чакта алар белән йортларында аерым бүлмәдә, теләгәнемне ашап, вакытында врачка күренеп, даими күзәтүләре астында яшәргә тиешмен икән.Бала тугач, кулыма миңа укып бетергәнче җитәрлек акча бирәчәкләр.
Әллә ни озак уйлап тормый, ризалашып, иркен өйләренә күченеп тә куйдым. Алдашмаганнар икән, вакытлыча торган гаиләмдә хан кызыныкыннан яхшырак шартларда яшәдем, туасы балам бар яклап та нормада. Техникумнан акадим ял алдым. Акыл утыргандай булды, тегендә-монда чыгып йөрмәдем. Ара - тирә Кояш апа корсагымнан сөеп китә, аның артыннан үзем дә сыпыргалап куям.
Кызым туарга, ике ай чамасы вакыт калганда, олы йөрәкле кешеләр яшәгән бу йортны зур фаҗига саклап торган. Җил исеп, болытлар кояшны каплап, көнне караңгылатып, тәрәзәләргә кар катыш яңгыр юеше чәпәп, аяк астын тайгакландырып торган кыш белән яз сугышкан чорның ял көнендә Кояш апа белән ире, өйдә ялгызымны калдырып, дөньяга килмәгән бәләкәчне сыйларга, тозланган кыяр-помидор, компот алырга дип, дачага киттеләр.
Дәваханәдән шылтыратып, аларның авариягә очравын, шоферның үлемен, пассажирның авыр хәлдә икәнен хәбәр иткәч, аңгармастан дәваханәгә чаптым. Кояш апа ушында иде, мине күргәч, сызланып, җиңелчә елмаеп куйды. Кулларын корсагыма куеп, хәлсез тавышы белән тынычландырырга тырышты:
‒ Сиңа көяләнергә ярамый,сәламәтлегең белән балаң турында уйла. Синең турыда үзем кайгыртырмын...
Лычма су булып, яңгырга чыланып, яшьләремә манчылып, өйгә кайттым. Берничә ай яшәү дәверендә Кояш апа белән иренә шулкадәр ияләшкән идем. Киләчәктә нәрсә көткәнен күз алдыма китерә алмадым.
Икенче көнне иртән Кояш апаның авария вакытында алган травмалардан, бу дөньяны калдырып, китеп баруын реанимация врачы җиткерде...
Күмү мәшәкатьләре белән конторада бергә эшләгән хезмәткәрләре шөгыльләнде. Алар икесе бер оешманың рәссамнары иде. Кеше бик күп булуга карамастан, миңа игътибар итмәделәр. Могаен безнең килешү хакында да белмәгәннәрдер.
Шулай да чаларган чәчле абзый кайгыны уртаклашты, иртәгә конторага кереп чыгарга кушты. Вакытында чакырылган бүлмәгә бардым... Ул нотариус икән. Мин дәваханәгә килеп киткәннән соң, бакыйлыкка күчәренә өч сәгать кала, Кояш апа аны реанимациягә чакыртып, минем файдага васыятьнамә төзегән һәм миңа атап “Кызым, мин сиңа ышанам”дигән язу калдырган.
Ул чакта (ун ел элек) ниләр кичергәнемне әйтү кирәкмидер. Кызым мәктәптә укып йөри, мин Кояшымны ‒ бәхет кояшымны дөньядагы барлык нәрсәдән дә артык яратам. Читтән торып институт тәмамладым. Сезгә алып килгән бу күчтәнәчләрне безнең завод җитештерә, күбесен минем технология буенча эшлиләр.
Әти- әнине гафу иттем, кызым белән кунакка кайтып йөрибез. Кияүгә чыгарга ашыкмыйм, буш куыклардан күңелем сүрелгән. Эштән тыш вакытымны кызыма багышлыйм. Кояш апага рәхмәтләр укыйм, аларның урыны оҗмахта булуын телим ... Кояш апаның ышанычын аклаячакмын... Сания апа, язарсыз микән?
‒ Кызың әтием кем, әтием кая, дип, төпченмиме соң?
‒ Юк, сыйныфларында ярты класс аның кебек әтисезләр. Күбесе әби-бабалары тәрбиясендә үсә. Шундый замана китте бит хәзер.
‒ Кояшың нигә миңа андый исем сайладың, дип сорамыймы?
‒ Исеменең тарихын белә ул. Сирәк очраса да, дөньяда юк исем түгел ич. Ярата ул исемен.
‒ Сания апа, язарсызмы икән?
‒ Мин ышанып тыңладым да ул. Укучылар ышанып бетәр микән соң? Азагы әйбәт кинолардагы сымак тәмамланган,‒ дим, кунагымны үз күчтәнәчләре белән, сыйлый-сыйлый, чәй эчергәндә.
‒ Сез ышандырырлык итеп языгыз, Сания апа.
Ничек ишеттем, шулай яздым. Ышанасыңмы, ышанмыйсыңмы, анысы үзеңнән тора, укучым.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
09.02.2020
Конкурска.
Урманда җиләк беткәннән соң бер чиләк җиләк җыйдым.
Басудагы өч гектар чөгендерне эшләп бетеп, урманнан үземә кирәк кадәр җиләк җыеп варенье кайнаттым, морозильникка туңдырырга куйдым.
Хәтсез вакыт үтте, халык урманда бер җиләк тә юк, җыеп бетергәннәр дип сөйләнә.
Бервакыт миңа ирем белән бергә эшләгэн Р.ның хатыны С. шалтырата, "Фәрзәнә, миңа җиләк җыеп бир әле"- ди. Үзе бара алмый ул, инвалид коляскасында утыра.
"Белмим шул, урманда җиләк беткән дип халык буш савыт белән кайта, алай да барып карармын"-дидем.
Биш литрлы кызыл пластмасс чиләгемне тотып киттем урманга.
Безнең өй авылның иң башында.
Капкадан чыгып көтүлек буйлап барам, күзем бер уйсу җиргә тәште,карыйм - җиләкләр!
Чиләгемнең төбе күмелде, урманга да ерак калмады.
Урман чите тапталып, җиләк җыелып беткән, берәм - сәрәм җиләкләрне чупләштердем дә, арырак, әз генә эчкәрәк үттем.
Тапталмаган бер җир калмаган.
Бер бәләкәй генә аклан, аклан уртасыннан ат юлы үтә, юлның ике ягында биек каеннар усеп утыра торган җиргә килеп кердем.
Болай карап торганда монда юньләп үлән дә юк кебек, җиләк яфраклары да күренми…
Ныклабрак карасам, әллә мин килүгә шулай әзерләп куйганнар, миңа шулай тоелды, баш бармак башы зурлык эре, кып - кызыл җиләкләр!
Һәр тәлгәшендә бишәр - алтышар эре җиләк.
Шул бер җирдән генә биш литрлы чиләгемне тутырдым, әзрәк чүмәкәй дә булды әле.
Һәркемнең ризыгы үзе белән шул. Ризыклар киң булса иде әле! Амин!
Акландагы эре кызыл җиләкләр бүгенгедәй күз алдымда.
Фәрзәнә Кәримова.
Конкурс ка.
Бер аҙна элек, эшемдэ клиентты ҡаршы ала 1 се этажга төштөм. Ресепшнда пультта ултырган охранник егет без сознания ултыра, эргэхендэ кешелэр куп тора, мин янына барып пульс тотоп ҡарайым, һүлпән генә бар, зрачки не реагируют. Муйынынан аҫҡа ҙур шрамм...Эргәләгеләр скорую ждем тиҙәр.
Нишләптер мин ул егетте, ҡапылдан нимәшлэргә белмәй, Бисмилләһир рахман рахим тип ойпалап алып киттем, Аль Фатиха сурәһен уҡып өрөп ебәрәм тегегә, кинәттән егет күҙҙәрен шарҙай асып ебәрҙе... Аптыраны ныҡ.
Үәт шулай 20 минут иҫһеҙ ултырған егетте Көрьән аяты иҫкә килтереүенә сикһеҙ ҡыуандым.
Конкурска.
Аллаһы Тәгалә "Сорагыз,бирермен"- дигән.
2015елда кече кызым белән киявем яңа квартира сатып алдылар,
машина сатып алдылар һәм бәби алып кайттылар.
Кызым өйдә декрет ялында, киявем эшләп йөри.
Кредит түлиләр, кергән акчаларыннан үзләренә бик аз гына кала акчалары.
Беркөнне кызым бөтен постель әйберләрен юып балконга элә, бишенче катта торалар.
Керләремне юып элеп беттем дэ, үзем балконда басып торам, үзем
"И, Алалкаем, бер простыня җибәрсәң иде, алмашка бер простыня да калмады дип әйтеп бетүем булды, һавадан нәрсәдер очып төшеп башыма капланды, нәрсә икән дип алып карасам өр - яңа простыня", - ди.
Үзем шатланам, үзем көләм, үземнең елыйсым да килә, ди.
Өйдә бәләкәй кызы гына, кияү эштә, телефоннарын калдырып керәләр.
Шатлыгымны уртаклашырга, әни, сиңа шуңа шалтыраттым - ди.
Икәүләшеп рәхәтләнеп көлдек, шатландык, Аллаһка рәхмәтләр әйттек.
Шуннан соң нишләп могҗиза барлыгына ышанмыйсың инде!
Аллаһы Тәгалә "Сорагыз,бирермен" - дигән бит.
Фәрзәнә Кәримова.
Конкурска.
Нигә мин урамга йөгереп чыгып киттем?
Кече кызым Гөлназга әле ике яшь тулмаган.
Иң эчке йокы бүлмәсендә сиртмәле караватта кызымны тирбәтеп йоклатам.
Тик нигәдер кызым озак йоклап китә алмый.
Сәгатькә якын утырган килеш тирбәтеп,
әкрен генә бишек җырлары җырлап йоклатам, ә кызым һаман йоклый алмый.
Шуннан мин ни сәбәптәндер, йокламаган баланы ташлап тышка йөгереп чыгып киттем.
Күтәрмәгә чыгып басу белән, нык итеп хырылдаган тавыш ишеттем һәм тавыш килгән якка киттем.
Бу тавыш абзар артында булып чыкты.
Май башы иде, әле көтү чыкмаган, ирем тананы бау белән абзар артындагы скобага(тимер шундый) бәйләп куйган икән.
Бау озынрак булу сәбәпле тананың муенына ике мәртәбә уралган,
тана буылып җиргә ауган, авызыннан ак күбекләр килеп хырылдап хәлсез ята.
Тиз генә мунча ишеге алдыннан иремнең сугым пычагын алып тана янына йөгердем.
Уралган бауны кисеп ыргыттым, малкаем иркен итеп тын алды, аннары торып басты.
Үзебезнең хәләл малыбыз узебезгә язган икән.
Ул чакларда авыл кешеләренең бар карап торганы мал иде,
мал асрамасаң ач каласың дигән сүз.
Мин әле булса аңламыйм, бала йоклатып торган җирдән мин ни өчен йөгереп тышка чыгып киткәнемне.
Аллакаема мең рәхмәтлемен безне ач калдырмаганы өчен.
Ризыкларыбыз киң булса иде әле! Амин!
Фәрзәнә Кәримова.
Конкурска.
Тылсымлы сүз Бисмиллаһир-рахманир-рахим.
Кече кызымның Уфада юридик көллиятендә укып йөргән чагы.
Бер ялга кайткач, иртәнге алтыда автобуска озата бардым.
Икебезнең дә кулларыбызда тулы пакетлар,
уртада зур сумканы икәүләп күтәреп алып барабыз.
Салкын кыш ае, айның тулган чагы, зур түгәрәк тулган ай бөтен җирне яктырта. Борылмага җитеп зернотокны гына узып бара идек, басу ягыннан бозау кадәрле эт абайлап өреп безгә таба чабып килә.
Мин кызыма "Бу эт безне ботарлап ташлар инде"- дидем.
Без шулкадәр нык курыктык.
Эт бенең янга җитәргә егерме - утыз метрлап калгач мин "пшол" дип кычкырам дигән идем, авызымнан нык ачы итеп "Бисмилларахманрахим" сүзе- чыкты.
Үз тавышымны үзем танымадым.
Бисмилларахманрахим сузен ишетү белән, чабулап килгән эт, пыяла стенага килеп чәкәлгән кебек туктап калды, бер-ике секунд безгә карап торды да кирегә борылып китте. Әлегәчә аптырыйм бу хәлгә.
Фәрзәнә Кәримова.
Өләсәйемдең ҡәберен йыйыштырғанда улымды ла бергә алырға тура килде. Уға биш йәш. Көн эҫе булғас, йәһәтләп тәртипкә килтерҙек тә, ҡайтырға сыҡтыҡ. Бер сәғәт ваҡыт барыбер үткәндер. Шул ваҡыт эсендә мыжыҡ балам бер һүҙ әйтмәне. Үҙ алдына әллә нәмә мөгөрҙәп тик йөрөнө.
Кискеһен әсәй менән өләсәй тураһында һөйләшеп иҫке фотоларҙы сығарып ҡарай башланыҡ. Шул саҡ улым өләсәйемдең фотоһын тотоп: “Беҙ бөгөн ошо өләс менән һөйләштек, ул миңә мин аҡыллы, һәйбәт малай, тип әйтте”.
Беҙ аптырап киттек. Сөнки улыма өләсәйемдең фотоһын бер ҡасан күрһәткәнем булманы. “Уны ҡайҙа күрҙең һуң?”-тип һорайым. “Бая һеҙ зыяратты йыйыштырғанда ул эргәлә йөрөнө лә инде, шунда һөйләштек” ти.
Өләсәйемдең ҡәберлегенә бер ниндәй фото ҡуйылмаған. Башҡа һыймаҫлыҡ хәл.
Сәләм
Хәйерле иртә, республикам!
Һиңә мин сәләм юллайым.
Өҙөлөп яратам халҡымды,
Улар - минең йөрәк майым.
Йырактарға яңғыраһын
Йөрәктән сыҡҡан сәләмем.
Ялҡынлы сәләмде бөтәһенә
Илтеп еткерһен ҡәләмем.
Хәйерле булһын эш көнө,
Хәйерле үтһен бөтә төнө.
Һәр кемгә юлында йылмайһын
Бәхет ҡояшоноң бөтөнө.
Сания Шарипова, Башҡортостан, Бүздәк
14.04.14.
🤔Икеләнәһеңме?
Ә бурыстар һинең көндө, төндө ашай…
Көтөп ултырыу ярҙам итмәй.
Хәрәкәт итеү ярҙам итә.
Шылтырат— ярҙам итәбеҙ!
📞 8 (937) 837-64-22 (Артур Камилевич)
🌐 Аноним мөрәжәғәт: udalidolg.ru 💻